Бүген, 16 февраль көнне, Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә "Таң йолдызы" XX нче шәһәр төрки телле халыклар бәйгесе узды. Анда шәһәрнең 52 нче мәктәбе, "Этнос" балалар үзәге, "Төзүче" милләтләр мәдәнияте үзәге, татар мәдәният йорты Һәм музыка мәктәпләренең сәләтле укучылары җыр, бию, нәфис сүз остасы, уен коралларында уйнау, фольклор номинацияләре буенча ярыштылар. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Рәүфә КАНГАЗИНА.