Get Adobe Flash player
Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

                                 

Методик семинар «Әйләндерелгән дәрес»

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ильясова Лена Хабибулловна
 Төмән шәһәренең 52-нче мәктәбенең

Кадерле коллегалар! Бүгенге бәйгедә мин сезгә яңа технологиягә нигезләнгән дәрес тәкъдим иттем.

 Хәзерге заман укутучысының ФГОС буенча төп бурычының берсе, укучыларның акылын формалаштыру һәм үстерү, ягъни аларның алган, өйрәнгән белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү.

Укучының белем күләме генә түгел, танып-белү эшчәнлеге максатларын да билгеләргә һәм аларны тормышка ашыруының оптималь ысулларын табарга, үз эшчәнлеген оештырырга, башка укучылар белән узара аралашырга, алынган нәтиҗәләрне бәяли белергә тиеш.

Ничек моны әшләргә?

Укучыларны фәннәрне өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру өчен, заманча укытучылары төрле ысуллар һәм чаралар эзли.

Мин үз эшемдә катнаш укыту формасы буларак «әйләндерелгән дәрес» яки «әйләндерелгән сыйныф» технологиясен кулланам.

Катнаш белем бирү технологиясе ул гадәттәгечә традицион дәрес түгел, ә дистанцион рәвештә файдаланып укуны аңлата.

«Әйләндерелгән сыйныф» моделенә нигез салучы булып Американың ике педагогы – Джонатан Бергман (Jonathan Bergman) һәм Аарон Сэмс (Aaron Sams) санала, алар 2007 елда дәресләрне еш үткәрә торган спортчыларның лекцияләре белән ничек тәэмин итүне уйлап тапканнар, аннары бу идеяне Яңа мәгариф юнәлешенә таратканнар.

Хәзерге көндә бу технологияне укытучырар да куллана. Мәсәлән мин белгәнемчә Төмән шәһәренең 40, 70, 83нче мәктәпләре уку- укыту эшендәшулай ук шушы технологияне актив кулланалар.

Укучыларга өйгә электрон ресурсларга керү момкинлеге бирелә (видео дәресләр, презентацияләр, вакыйгалар урыныннан видеорепортажлар, телетапшырулар өзекләре, интервью, слайд-шоу) интерактив материал укытучы узе сайлый, болар барысы да киләсе дәрестә анализга биреләчәк.

Технологиянең асылы шунда ки,  теоретик материал һәм презентацияләр белән балалар интернетта укытучы эзерләгән материалны өйдә крыйлар, ә сыйныф эшенә каралган биремнәрне икенче көнне үзләре һәм төркем эшчәнлегендә катнашып, сыйныфташлары һәм укытучы белән аралашып эшлиләр.

Бу модельдә сыйныф эшенең төп формасы күнегүләр башкару, проектлар өстендә эш, иҗади биремнәр үтәү, укытучы сорауларына җавап бирү, матбугат конференциясе яки түгәрәк өстәл оештыру.

Шулай итеп, «әйләндерелгән дәрес» моделен төзегәндә укытучы белем чыганагы түгел, ә консультант һәм уку эшчәнлеген оештыручы була, тьютор ролен ути, бу исә ФГОС таләпләренә туры килә.

Бу технология ярдәмендә укучыларга мөстәкыйльлекне үстерергә, мәгълүмәт белән эшли белергә, үз проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә, хәттә ата-аналарны һәм балаларны бер эш, укыту тирәсендә тупларга да ярдәм итә. Гаилә проблемаларын хәл итә, ата-аналар балалары белән бергә уку алып баралар, ә бу хәзерге вакытта бик әһәмиятле. Балаларга мондый дәресләр бик кызыклы, алар бу дәресләргә әзерләнә, татар телен һәм әдәбиятын укуга омтылышлары арта, тел байлыклары үсә.

Үземнең тәҗрибәм буенча әйтеп китәсем килә, хәзерге көндә мин шушы технологияне кулланып дәреслщр үткәрәм. Алар арасында,

2 сыйныфта тема: “Саннар һәм саннарның төрләре” темасы буенча татар теле дәресе.

“Исемнең берлек һәм күплек саны” темасы буенча татар теле дәресе.

3 сыйныфта “Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре” темасы буенча татар теле дәресе. “Өч кыз әкиятендә хөрмәт һәм мәрхәмәтлек темасын ачыклау” темасы буенча татар әдәбияты дәресе.

“Гомәр Бәшировның «Бибек нигә елый?» хикәя өзегендә яхшылык һәм яманлык темасын ачыклау” татар әдәбияты дәресе.

Әгәр сез, хөрмәтле укытучылар, коллегалар, шушы технология белән эшләсәгез берничә тәкъдим итәр идем.

Бу модельдә дәрес әзерләү буенча укытучыга нәтиҗәләр һәм киңәшләр:
 1. Һәр уку видео яки электрон белем бирү ресурсларын төгәл уку максатлары һәм этаплап инструкция белән алып барырга кирәк.
2. Һичшиксез, һәр уку видеоны биреме белән озатып кую кирәк. Видеога бирем булмаса, укучыларга видеога берничә сорау яки гомуми характердагы сораулар һәм махсус сораулар әзерләргә момкин.
 3. Укучыларны конспектлар язуга яки видео буенча зур булмаган язмалар язуга җәлеп итәргә кирәк.
«Әйләндерелгән дәрес» технологиясе XXI гасырда укыту моделе. Бу модельгә күчү укытуда укытучының әһәмиятен арттыруга юл ача һәм укучының ролен тамырдан үзгәртә - пассив өлгерүдән алып актив укуларга кадәр. Дәрестә укытучы катлаулы һөнәри бурычларга вакытны саклап кала – укучылар алган белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү мөмкинлегенә ия булалар.

Мин укыта торган сыйныфларда “әйләндерелгән дәрес” моделе нигезендә минем укучыларымның белем сыйфатлары күтәрелде, төп компитецияләр формалашты, белем алу тәләпләре киңәеп зураеп китте.

Презентация к докладу 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Почтовый адрес:
625043, г.Тюмень,
ул. Хамита Ярми, 13

Директор:
8(3452) 63-89-12
прием по личным вопросам:
вторник с 09.00 до 17.00
обед: 13.00-14.00
Заместитель директора:
8(3452) 63-89-17
прием по личным вопросам: 
вторник с 09.00 до 17.00
обед: 13.00-14.00

Бухгалтерия:
8(3452)63-89-13

school_52@obl72.ru