Get Adobe Flash player
Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

                                 

Татар әдәбиятыннан  дәрес фрагменты

 Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ильясова Лена Хабибулловна
 Төмән шәһәренең 52-нче мәктәбенең.


Тема: Яхшылык һәм яманлык. Г.Бәширов хикәясендә.
Дәреснең тибы: әйләндерелгән дәрес.

Дәреснең максаты: Г.Бәширов хикәясендә яхшылык һәм яманлык темасын ачыклау.
Дәреснең бурычлары:
• Махсус уку сәләтен формалаштырырга:әсәрнең авторы белән һәм текст белән
алдан танышырга.
• Әдәбият аша балаларда уку һәм эш шартларын уңай яктан оештырырга.
• Дәрес материалында коммуникатив һәм үзенчәлек УУД формалаштыру : тыңлый белү, башка кеше фикерен аңлау.
• Укучыларның үз  эшләрен бәяләү.
Технология: коммуникатив
Методлар:әйләнерелгән дәрес, аңлату-күргәзмәле, төркемнәрдә эшләү, ИКТ куллану.
Уку формалары: коллектив, төркем, индивидуаль.
Көтелгән нәтиҗәләр.
• Әдәби әсәрләрне укырга кызыксыну артыру,шушы ук авторның башка әсәрләре белән танышу теләген үстерү;
• эрудиция һәм сүз байлыгын арттыру ;
•  иҗади хыялларын үстерү,;
Җиһазлар:
– компьютер, проектор, экран, эш битләре,видео материал.



Дәреснең барышы.

-Исәнмесез, балалар!

- Кемнең буген күңеле күтәреңке елмаеп бер-берегезгә карагыз!

-Кем буген яңа белем алырга тели кулыгызны күтәрегез!

-Балалар карагыз минем кулыма шундый серле әрҗә килеп ләкте. Аның эчендә нәрсә булырга мөмкин?

-Ә бит сез беләсез нәрсә анда бар, анда мәкалләр. Әйдәгез мәкәлләрне укыйбыз һәм дәреснең темасын ачыклыйбыз.

-Дөрес балалар, Тема: «Яхшылык һәм яманлык» Ә дәреснең максаты нинди булыр? Бу теманы без Гөмәр Бәширов хикәясендә ачыкларбыз.

- Балалар, сезгә өй эше итеп Гөмәр Бәширов турында мәгьлүмат һәм хикәя өзеге бирелгән иде.

-Хәзер сез төркемнәргә бүленеп эшләячәксез.

1 төркем хикәядәге яман малаена паспорт ясыйлар

2 төркем «Өзек буенча тест» төзиләр.

3 төркем «Өзекне үзгәртәләр» (яман малай якшы булып чыгарга тиеш).

Группалар эшләде, тыңлап китәбез нәрсә килеп чыкты.

Дәресне тәмамлыйбыз эшләгәнегез өчен рәхмәт, сезгә зур түгел сюрприз серле эрҗэ бүләк итә!!!

Презентация к уроку Г.Баширова

 

Почтовый адрес:
625043, г.Тюмень,
ул. Хамита Ярми, 13

Директор:
8(3452) 63-89-12
прием по личным вопросам:
вторник с 09.00 до 17.00
обед: 13.00-14.00
Заместитель директора:
8(3452) 63-89-17
прием по личным вопросам: 
вторник с 09.00 до 17.00
обед: 13.00-14.00

Бухгалтерия:
8(3452)63-89-13

school_52@obl72.ru